Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды. Тулырак алды язмада.
Күренекле шагыйрь Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов) 1947 елның 3 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1965-1969 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. Монда ук яңа дуслар таба һәм киләчәктә бергә иҗат итәләр