Тиздән «Зөләйха күзләрен ача» сериалы экраннарга чыга. Россия телеканалы елның иң көтеп алынган премьерасын 13 апрельдә кичке сәгать тугызда күрсәтә башлыячак. Сериалның бер өлеше Казанда һәм Татарстанда төшерелде. Моның өчен Лаеш районында Чулман ярында агач йортлардан махсус авыл да төзелде.Фильм авторлары беренче чыганакларга сакчыл караган — бу хакта китап авторы Гүзәл Яхина сөйләде. «Зөләйха күзләрен ача» романы, Брайль телен дә кертеп, дөньяның 34 теленә тәрҗемә ителгән. Шулай итеп, премьераны 13 апрельдә кичке сәгать тугызда Россия каналыннан карарга онытмагыз.