«Яхшылык эшләргә ашыгыгыз»-, дип өнди безне Коръән Хәдисе.
«Һәр кеше белән гүзәл тереклек итергә, һәркемгә мәрхәмәтле булырга, һәрсәнең гүзәл тарафын алга алырга», дип язып калдырган Риза Фәхретдин. Республикабыз Диния нәзәрәтенең «Зәкят» хәйрия фондының һәр эше, һәр гәмәленнән игелек агыла. Меңләгән кешеләргә ярдәм кулы сузган фондның эшчәнлеге, яңа проектлар, шулай ук тиздән узасы Корбан бәйрәме турында, без студиябезнең кунагы «Зәкят» хәйрия фонды белгече Динар Зыятдинов белән әнгәмә корырбыз.