Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды урамда йортсыз-җирсезләр һәм мохтаҗларны бушлай тукландыруны дәвам итә.
Авыр хәлдә калган,, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, өлкән яшьтәге ялгыз карт-карчыкларга итле аш, пылау, ипи, чәй тәкъдим ителә. «Зәкят» хәйрия фонды шулай ук волонтёрларны әлеге акцияне оештыруда ярдәм итәргә чакыра. Волонтер булырга теләүчеләргә 225-33-22 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Казанда мөселманнар Диния нәзарәте белән «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү максатыннан пунктлар да эшләп килә. Аларның адреслары экранда күрсәтелгән.