Республика мөселманнары Диния нәзарате тарафыннан 26 сентябрь Гошер көне дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан өч атна дәвамында республиканың барлык үзәк мәчетләрендә гошер сәдакасын җыю, азык-төлекне мохтаҗларга һәм социаль учреждениеләргә бүлеп бирү оештырылды.
Әлеге кампания нәтиҗәләре буенча, Татарстан буенча 1 млн. килограмм гошер сәдакасы җыелган. Мөхтәсибәтләр арасында беренче урынны Балык Бистәсе районы алган, анда 152 тонна бәрәңге, яшелчә, жиләк -жимеш жыйганнар. Балтачта 87 тонна, Арча һәм Чирмешәндә халыктан 60ар тонна продукт жыелган. Шулай ук Саба, Кукмара, Әтнә, Бөгелмә, Чүпрәле, Сарман районы, Теләче, Аксубай, Кайбыч районнарында яшәучеләр дә гошер сәдакасын жыюда зур активлык күрсәткән. Татарстанлылар, аз керемлеләргә ярдәм итү йөзеннән, республика мәчетләренә бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, кабак, суган, сарымсак, кабак, кабакча, алма, башка яшелчэ, жиләк жимеш, бал һәм бөртекле культуралар алып килгән.
Жыелган азык-төлек Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәм «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгенә, социаль учреждениеләр: районнардагы картлар, балалар йортларына, мөселман уку йортлары: мәдрәсәләр, мәктәпләр һәм балалар бакчаларына, Коръән хафизлар әзерләү үзәгенэ, шулай ук турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә җибәрелгэн.
«Зәкят» хәйрия фонды Казанның 1200 дән артык аз керемле гаиләсен азык-төлек белән тәэмин итте. Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Октябрь революциясенә кадәр Ислам динен тоткан татарларда гошер сәдакасын җыю гадәти хәл булган. Ә советлар вакытында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алмаштырган. Хәзер бу хәйрия гамәле Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның башлангычы белән, яңадан республика мөселманнарының дини тормышына кире кайтты. Татарстанда 2017 елда — 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда 1миллион 110 тоннага яын гошер сәдакасы җыеп таратылган иде.