Республиканың Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, халыкка азык-төлек ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Арча, Апас, Алексеевск, Әлмәт, Актаныш һәм Әлки районнарында яшәүче 65 яшьтән өлкән мохтаҗ һәм күпбалалы гаиләләргә — барлыгы 120 мохтаҗга азык-төлек җыелмалары туплап җибәрелде инде.
Мохтаҗ гаиләләр өчен азык-төлек җыелмаларын тарату «Татарстан Республикасында социаль ярдәм үзәге» проекты кысаларында атна саен дәвам итә. Әлеге проект Президент грантлары Фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Проект пандемия нәтиҗәләрен бетерү максатыннан, Татарстан буенча мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Башлангыч Нәзарәтнең 48 мөхтәсибәтен колачлар, дип планлаштырыла, ягъни республиканың төрле почмакларында яшәүче мохтаҗлар 1000 нән артык азык-төлек җыелмасы белән тәэмин ителәчәк.