Ә Казандагы «Туган авылым» комплексында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Зәкят” хәйрия фонды ифтар мәҗлесләре оештырды.
Күңелле уеннар, биюләр — «Туган авылым» комплексында сабыйларны елмаеп каршыладылар. Табын янына утырып сыйлаганчы, аниматорлар төрле кызыклы мавыктыргыч тамаша күрсәтте. Балаларына шулкадәр игьтибар күрсәтүләренә ата-аналарның да күңелләре тулды.
Шигырьләр сөйләделәр, осталык дәресләрендә катнаштылар. Кәгазьдән гадәти булмаган открыткалар ясарга өйрәнделәр.
Кояш баегач, барысы да табын янына җыелды. Ифтар ашы өйдәге кебек якыннар белән бергә үтте. Зякат фонды Рамазан аенда ифтар мәҗлесләрен көн саен уздыра. Бу юлы мөмкинлекләре чикләнгән балаларны чакырдылар. Алар фондта исәптә тора. Өлкәннәрнең ярдәмен һәрдаим тоеп яшиләр. Ә изге Рамазан аенда сабыйларны шатландыру бигрәк тә игелекле гамәл булып санала.
Ифтар мәҗлесенә килгән һәр балага күчтәнәчләр өләштеләр. Сабыйларның әти-әниләре оештыручыларга янә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Нык дулкынланган сабыйларның йөзләре дә елмаюдан балкып торды.
Владимир Юрков, Татарстан яналыклары.