Сайлаулар тәмамланды, бюллетеньнәр саналды, Үзәк сайлау комиссиясе йомгаклау нәтиҗәләрен раслау турында Карар кабул итте. Сайлау компаниясе күрсәткәнчә, республика халкы сәяси тормышта актив катнаша. Кешеләр кандидатларны сайлап кына калмадылар, кайнар линиягә сораулар да бирделәр.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев: « Без барлык 534 шалтыратуга җавап бирдек. Төрле сораулар булды. Әлбәттә, аларга җавап бирү, хәлгә ачыклык кертү җиңел булмады. Бүген ышанып әйтергә була –боларның барысы да артта калды. Сайлаулар республиканың иҗтимагый сәяси тормышында әһәмиятле вакыйга булды.»
Татарстанда сайлаулар 2807 участокта үтте. Һәркайда- югары дәрәҗәдә ачыклык. 21 меңнән артык күзәтүче карап торды, тарихта беренче тапкыр тавыш бирүне блогерлар социаль челтәрләр аша трансляцияләде.
Үзәк сайлау комиссиясендә Рөстәм Миңнехановның җиңүен расладылар. Татарстан Президенты өчен 1 миллион 9 меңнән артык сайлаучы тавыш биргән.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова: «Без 13 сентябрьдә узган сайлауларны тану турында карар кабул итәбез.Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына 1 миллион 900 меңнән артык, ягъни 83 бөтен йөздән 27 процент тавыш җыйган Рөстәм Миңнеханов сайланган дип санарга.»
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе шулай ук Түбән Кама округы буенча Россия Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар буенча карарны раслады. Анда Олег Морозов җиңеп чыкты. Алабуга сайлау округы буенча Татарстан парламентына Тимур Шаһивәлиев узды. Татарстан җирле советлары күп партияле булачак – лидер Бердәм РОссия партиясеннән тыш, сәяси аренага КПРФ, Россия коммунистлары, Гадел Россия, ЛДПР һәм быелгы дебютант-Үсеш партиясе чыкты. 50 депутатның 16сы башка партияләр әгъзалары булган Казан шәһәре Думасы да моның ачык мисалы.
Айнур Вәлиәхмәтов, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан