Балаларның җәйге ялларын файдалы һәм мавыктыргыч уздыру өчен респбуликада шартлар җитәрлек. Берәүләр шәһәр яны лагерендә ял итсә, икенчеләр мәчет каршында оештырылган укуларда белемнәрен арттыра.
Шундый дини укулар Зәй равйонында да узды. Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчеттә укучы балалар белән хәбәрчебез аралашып кайттык.
Ялчыгол мәчетендә дини дәресләр бара. Биредә 7 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен җәйге укулар оештырылган. Тәрбияле булып үссеннәр өчен остазлары да чын күңелдән тырыша.
Балалар дәресләрдә әхлак нигезләрен үзләштереп, пәйгамбәрләр тарихлары белән танышалар. Шулай татар һәм гарәп телләрен дә өйрәнәләр.
Шәһәр балалары гына түгел, авыллардан килеп ислам нигезләрен өйрәнүчеләр бар. Бертуган Мәрьям белән Фатыйма Гаджикадиевалар җәйге укуларга беренче тапкыр гына йөрмиләр. Күп әйберне үзләштергәннәр инде.
Дәресләр белән беррәттән балалар өчен физик тәрбия дә мөһим. Укулар тәмамлангач, мәчет территориясендә футбол, теннис уйнарга да өлгерәләр. Саф һавада уйнаганнан соң, алар өчен чәй өстәле әзерләнә. Хәйриячеләр исә татлы ризыклар белән сыйлый.
Балаларының җәйге ялларын файдалы уздыруларына әти-әниләре дә чиксез шат. Мәчет каршындагы икеатналык укулар 12 июльгә кадәр дәвам итә.