Түбән Кама районындагы Зәй елгасы аша салынган күпер белгечләр тарафыннан авария хәлендә дип табылган. Күперне тиз арада төзекләндерергә кирәк. Эшкә июльдә керешергә җыеналар.
Бу күпер аша бер көн эчендә меңләгән машина уза. Йөкләнеш зур. Күпер салынган бирле бер тапкыр да төзекләндерелмәгән. 47 ел элек салынган конструкция –ремонтка мохтаҗ.
Ремонт эшләре 1 июльгә планлаштырылган. Белгечләр ул 2 – 4 атна дәвам итәчәк, дип фаразлый. Бу вакытта биредә хәрәкәт тулысынча ябылачак.
Халык арасында Зәй дип йөртелә торган күпер Түбән Камадан килгән төп юлларның берсендә урнашкан. Шәһәрдән тагын ике чыгу юлы бар. Чаллы аша, капма-каршы якта һәм Зәй аша. Ремонт эшләре 1 июльгә планлаштырылган. Белгечләр ул 2 – 4 атна дәвам итәр, дип фаразлый. Бу вакытта биредә хәрәкәт тулысынча ябыла.
Хәзер күперне төзекләндерү проекты өстендә эшлиләр. Ремонт эшләре Түбән Кама районының күперләр төзү фонды акчасына уздырыла.
Анастасия Шакирова, Фәхри Исламов, Татарстан яңалыклары.