Бер тәүлектә Россиядә коронавирусның 3388 яңа очрагы теркәлгән, аларның яртысыннан артыгы Мәскәүдә. Татарстанда яңа очраклар юк. 107 очрак теркәлгән, 17 кеше сәламәтләнгән. Республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәзерге хәл турында җентекләп сөйләде.
Үз — изоляция-коронавирус таралуны тоткарлау өчен иң нәтиҗәле чара. 15 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда коронавирус инфекциясе 107 кешедә ачыкланган. Аларның 17се инде терелеп, 32се табиб күзәтүендә тора, 5се авыр хәлдә, алар ИВЛ аппаратларына тоташтырылган.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков — Без Италия, Испания һәм АКШ сценарие буенча бармас өчен барлык чараларны да күрәбез. Безнең өчен үрнәк булып Германия тора, анда күрелгән чаралар коронавирус таралуны киметкән инде.
Татарстанда 12 госпитальдә 1382 койка-урын булдырылган, хәл катлауланган очракта, койкалар 3049 ка җитәчәк, тагын 14 госпиталь эшкә җәлеп ителәчәк. Республикага чит илләрдән кайтучылар мәҗбүри ике атналык карантин узачак. Бу бүген Таиландтан кайтучыларга да кагылачак.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков: «16 апрельдә Таиландтан кешеләр кайтырга тиеш. Башлангыч мәгълүматларга караганда, болар 115 кеше — Россиянең төрле субъектларында, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләр. Уфага очучылардан тыш, барлык пассажирлар ике атнага карантинга урнаштырылачак.»
Берничә атналык карантин чит илдән кайтучылар өчен мәҗбүри чара. Республиканың калган халкы өчен, элеккечә үк, үз изоляция режимы гамәлдә. Өйдән СМС-хәбәрдә махсус код алып кына чыгарга мөмкин, анда бару урыны күрсәтелгән булырга тиеш.
Якындагы азык-төлек кибетләренә һәм даруханәләргә генә чыгарга мөмкин. Ә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кайткан кешеләргә, аларның туганнары кебек үк, 14 көнне өйләреннән чыкмыйча үткәрергә туры киләчәк.
Анастасия Аксенова, Ренат Сәхибгәрәев.