+7(843)277-00-00«Ышаныч» үзәге белгечләре казанлыларга үз изоляция режимына җайлашырга ярдәм итә. 28-нче марттан 2-нче апрельгә кадәр коронавирус пандемиясе белән бәйле психологик ярдәм алу өчен шәһәрнең 40-лап кешесе мөрәҗәгать иткән инде.
Психологик-педагогик ярдәм үзәгендә сөйләүләренчә, шәһәр халкы бу чорда нишләргә һәм нәрсә белән шөгыльләнергә кирәклеге белән кызыксынды. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы чорында тынычлыкны саклау өчен үзәк белгечләре мәгълүматны ышанычлы чыганаклардан гына алырга, конструктив фикер йөртергә, паникага бирешмәскә киңәш итә.
Исегезгә төшерәбез, ярдәм сорап, казанлылар «Ышаныч» үзәгенең 277-00-00 кайнар линиясе телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала