“Сәйдаш” мәдәният йортында Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның “ Балкыш” фестивале уздырылды. Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
Балкыш фестивале өлкән буын өчен яңа сулыш, яшәү яме 2012 елдан бирле өсти башлады. Быел фестивальга 10 ел, әби-бабайлар бик теләп катнашалар, сәхнә дә өлкән яшьтә биеп-җырлап йөрү үзе бер бәхет.
Фестиваль « Автор-башкаручы», «Нәфис сүз”, “ Эстрада вокалы” һәм башка номинациеләрдә оештырылды. Һәрбер башкаручы күңеленә хуш килгән иҗатын жюри әгъзәләренә тәкъдим итте.
Жюри әгъзәләре катнашучыларның чыгышларына шаккатып, сокланып, югары бәя биреп баралар. Фестивальга бик ныклап әзерләнгәннәр, махсус костюмнар тектерткәннәр, чыгышларын тагын да бизәп җибәрер өчен төрледән –төрле алымнар кулланганнар.
Катнашучы сәхнәгә чыгар алдыннан бик нык дулкынлана, шуңа күрә чыгыш алдыннан берничә тапкыр репетиция уздырыла.
Концертлар залында уздырылачак.
Динә Нәҗметдинова, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.