Җырларым, кабатланыр минем,
Үтсеннәр елларым!
Әйе, ул җырлар еллар узган саен кабатлана. 90 еллар ахыры, 2000 нче елларда популяр җырның сүзләрен әйтүгә һәркем аны көйли башлый. Күзалдына Зөлфәт Хәким килеп баса.
Дистә елга сузылган тәнәфестән соң Татарстанның халык язучысы, җырчы, композитор Зөлфәт Хәким яраткан тамашачысы алдына сәхнәгә чыкты. “Хәерле көн” дип исемләнгән концертның матур мизгелләрен бергәләп карап китик.
Һәр тамашачыга, бар дөньясына хәерле көн теләп, башлап җибәрде концерт тамашаны Зөлфәт Хәким. Халык алкышлый, сагынган ул Зөлфәтен!
Берәүләр аны композитор-җырчы буларак яратса, икенчеләре драматург, прозаик, публицист буларак якын итәләр.
90 елларда депутат. Аның җырлары аркылы стимул ала иде.
Сокланам мин аңа. Аллаһтан бирелгән сәләт.
2009 елда З.Хәким «Телсез күке» драмасы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Әлеге һәм башка спектакльләр Камал театры сәхнәсендә уйналып, зур уңыш казана. Зөлфәт Хәким – 6 роман, 8 повесть, 50 пьеса, 700ләп афоризм, күп-күп хикәяләр авторы. Аның 30лап әсәре татар, башкорт, мари, Кырым сәхнәләрендә куелган.
Соңгы вакытта Зөлфәт Хәким Барс Медиа ширкәте белән иҗади хезмәттәшлек итә. Алар оештырган Яңа йолдыз 2 проектында Зөлфәт Хәким яшь башкаручыларга үз киңәшләрен бирде. Концертны оештыруда да Барс Медиа ширкәте ярдәм күрсәткән.
«Нәрсә булды сиңа бүген?», «Сине югалтсам», «Газиз халкым» Зөлфәт абыйның һәрбер җыры халык күңелендә.