Казанда «Балкыш» республика үзешчән башкаручы – ветераннар фестиваленең сигезенчесе зур уңыш белән үтте.
Ветераннар арасында узучы «Балкыш» VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, муниципаль хакимият, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре ярдәме белән үткәрелә. Оештыру комитетын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли. Гала концерт бәйрәме түрендә мәртәбәле кунаклар урын алды.
Фестиваль быел сигезенче мәртәбә узды һәм улБөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланды.«Балкыш» фестивале, өч этапта оештырылды.
Фестивальдә өлкәннәр җиде жанр буенча (хор, ялгыз җырлау, вокал-инструменталь ансамбль, фольклор, шигърият, сәнгатьле итеп сөйләү, бию) осталыкларын сынады. Җиңүчеләр төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Җыр-биюгә оста өлкәннәрнеберләштергән “Балкыш” фестивале Татарстанның Ветераннар иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырыла.
Фәннур Хәсәнов, Фәрид Җәләли. Татарстан яңалыклары.