Рәшит Ваһапов исемендәге иҗтимагый фонд милли моңны саклап, татар җыр сәнгатендә яңа офыклар ачуын дәвам итә. Март аенда «Яңа татар җыры» конкурсының Гала-концерты, «Халык җәүһәрләре» һәм «Йолдызлар сәламе»нең концертлары уза. Матбугат очрашуыннан тулырак мәгълүмат Ләлә Зәйнуллина язмасында.
Быел конкурска 242 җыр килгән. Узган ел белән чагыштырганда күбкә азрак. Шунысы куанычлы, бу санны сыйфат алыштырганын күрсәтүче үзенчәлек. Юкса, әлеге фондның тоткан кыйбласы да бик изге: татар эстрадасын камилләштерү, татар җырчыларының репертуарын баету, яңа заман авторларын таныту, киләчәк буыннарга сыйфатлы иҗади мирас калдыру.
Татар халкында җыр — күңел ачу гына түгел, ул халкыбызның язмышы, үткән тарихы, аның яшәү рәвеше дә.
Заман белән бергә җырларыбызга яңа алымнар өстәп, янартып халыкка җиткерә алу мөһим. Халкыбызның моңлы сандугачы Зәйнәп Фәрхетдинова гала концертта башкарасы Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләренә язылган җырыннан өзек тәкъдим итте.
Лайф җыр
“Йолдызлар сәламе” проекты өч буын артистларны колачлавы белән отышлы.
Йолдыз атыла да сүнә. Ә җүәһәр ул асылташ! Еллар узган саен тутыкмый, ныграк балкый. Киләчәктә “Халык җәүһәрләре” проекты этно-мәдәни фестивальгә әверелер мөгаен.
Яңа татар җырының халкыбыз мәдәниятен саклауда зур эш башкаруы сөенечле.
Ләлә Зәйнуллина, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.