Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Премьер” вокаль төркеменең беренче зур концерты булып узды. Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артистлары Руслан Сәйфетдинов, Вадим Зәкиев һәм Айгиз Ханов татар, башкорт, рус, итальян, француз җырлары белән халыкара, бөтенроссия дәрәҗәсендә чыгыш ясый, аларга Европа һәм Азия концерт заллары, хәтта Карнеги-холл да алкышлаган. Чарада хәбәрчебез Миләүшә Мусина да булып кайтты.
Искиткеч трио. Аларга Европа, Азия, Америка тамашачысы алкышлаган. Шуңа да карамастан, Казан тамашачысы каршына чыгу алар өчен аеруча дулкынландыргыч.
Руслан Сәйфетдиновның җырлавын бөек җырчыбыз Әлфия Авзалова бик ошаткан икән.
Концертның беренче бүлеге тулаем данлыклы Мөслим Магомаев иҗатына багышланды.
Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең “Яңа музыка” симфоник оркестры Татарстанның халык артисты, дирижер Анна Гөлишамбарова җитәкчелегендә. Премьер төркеме белән оркестрның бу икенче тапкыр бергә эшләве. Беренче концертлары Әлмәттә булган.
Тенор, баритон һәм бас баритон. Концерт 3 мәртәбә кичектерелсә дә, 3 гаҗәп тавышлы егетне карарга тулы зал җыелган. Төркемне ихлас яратучы Лилия Мөстәкыймова чараны булдыру өчен мәдәният министрлыгына кадәр хат язган.
Миләүшә Мусина, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.