Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни. Ул уң кулы белән бишек, сул кулы белән бөтен дөньяны тибрәтә. Шуңа да әниләргә багышлап язылган шигырь һәм җырлар шактый булуы гаҗәп түгел. Бүген Җыр тарихы дип аталган сәхифәбезне әниләргә багышларга уйладык. Ел саен ноябрь ахырында әниләр көнен билгеләп үтәбез. Күркәм бәйрәм уңаеннан да Әни кирәк җырының тарихы белән таныштыру урынлы булыр, ә Мәсгудә Шәмсетдинованың Роберт Миңнуллин сүзләренә язган җыры әниләргә музыкаль бүләк булып яңгырасын.