Ә хәзер без сезне «Җыр дәресенә» чакырабыз. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы телләр комиссиясе белән бергәлектә әзерләнүче әлеге сәхифәдә без элек популяр булып, бүген онытыла төшкән татар телендә язылган җырлар белән таныштырабыз. Бүгенге дәрес – Галимҗан Латыйп шигыре, Исмай Шәмсетдинов көенә язылган “Күңелле балачак” җырына багышлана.