Татарстанда җылылык өчен түләү квитанцияләре килә башлады. Тик кайберәүләрдә зур кәнәгатьсезлек. Сентябрьнең берничә көне өчен ай буе исәпләнгән ди халык. Нинди формула буенча исәпләнгәнен безнең хәбәрчеләребез белә.
Казанның Можайский урамында яшәүчеләр өчен кайнар батареялар бер яктан шатлык та, көенеч тә. Сентябрь аенда һәр җылылык гигакалориясе кадерлегә әйләнә.
«Норматив буенча» түләүнең кире ягы әнә шундый: елның салкын вакытында йортны җылыткан җылылык энергиясе күләме фатир метражына бәйле рәвештә яшәүчеләр арасында бүленә.
Барысы да закон кысаларында, — диләр Республика Дәүләт торак инспекциясендә. Җылылык өчен фактик рәвештә түли торган йортларда, урамда салкынайту белән түләү арта.
Ә менә батареялар пешерерлек булса, яшәхчеләр тәрәзәләрне ачык тотса, ә инде счетчиктагы саннар баштан ашарлык булса – бу инде кагыйдә бозуга керә. Коммуналь хезмәткәрләрне моның өчен җәзага тарталар. Кагыйдә бозу очракларын экранда күрсәтклгән номер аша шалтыратып, хәбәр итәргә була.
Айзилә Батырханова, Инна Данилова, Ирек Хамидуллин.