Казанда әлегә җылылык бирү сезонын тәмамлау планлаштырылмый, әмма шәһәр халкының күпсанлы мөрәҗәгатьләре килү сәбәпле, җылыту системаларында температура әкренләп төшәчәк.
Респулика башкарама комитетенда билгеләп үткәнчә, узган атнада шәһәрдә апрель аенда урта полосага хас булмаган аномаль җылы һава торышы булды. Температура нормадан 10 градуска артып китте. Җылылыкны этаплап сүндерәчәкләр, ә әлегә температура режимын киметәләр. 5 көннән артык, уртача һава температурасы 8 градустан артып китсә, җылылык бирү тәмамланачак.