Татарстанда бүгенге көн елның бу вакыты өчен күпкә җылырак. Ни өчен икәнен хәбәрчеләребез ачыклады.
Бүген паркларларда ял итүчеләр күбрәк.Иртәгә тагын да күбрәк булыр, чөнки көннәр җылынуга таба бара.
Ләкин әле урамда әбиләр чуагы дип әйтеп булмый. Һава торышының кәефе үзгәрүчән .
Җылы көз матурлыгын республиканың көнчыгыш өлешендә яшәүчеләр генә күрде. Кайбер районнарда һава 28 градуска кадәр җылынды.
Атна буе җылы көннәр бәлки октябрь аенда булыр дип фаразлый белгечләр.
Мөршидә Җиһан, Александр Шмагин. Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары.