Бер төркем язучылар Саба районында әдәбият сөючеләр белән очрашты.Табигать хозурында ижат материаллары туплаучы шагыйрь-язучылар белән Ләлә Зәйнуллина күрешеп кайтты.
Мөхтәрәм язучылар белән очрашуга Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов та килде.Үз ягыңның матурлыгы җанга якын. Аны бернинди чит илләр белән чагыштырып булмый. Табигатьнең матурлыгы фатир тәрәзәсеннән күренми шул. Аның өчен табигатькә чыгарга, авылга кайтырга кирәк. Нәкъ менә шул матурлык язучыларга ижат итәргә илһам биргән.
Каләм ияләре районның истәлекле урыннарында, мәктәп-китапханәләрдә дә очрашулар уздырган. Киләчәктә биредә туган язмаларны китап итеп бастыру хыяллары да бар.
Оҗмахка тиң җирдә туган шигырьләрен көйгә салып, яңа җырлар иҗат итәргә дә өлгергән алар.
Миңгәрнең табигате теләсә кайсы фасылда сокланып туймаслык. Мондый иҗат остаханәләрен елның төрле фасылыда үздырырга ниятли.
Туган ягының данын еракларга таратырлык дәрәҗәгә күтәрү эшмәкәр Җәүдәт Миңнәхмәтовның күңел халәте, яшәү рәвеше.
Изгелек эшлә дә суга сал, ди халык мәкале. Эшмәкәр Җәүдәт Миңнәхмәтовның әдәбият-сәнгать әһелләренә хәер-хаклы булуы еллар узган саен ныграк нәтиҗә бирер әле. Белүебезчә, һәр халыкның бай мирасы әдәбият-сәнгать әсәрләре аша чагыла.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары өчен Саба районы.