Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанның атказанган мәдәният хәзмәткәре, язучы-тарихчы Мирсәй Гарифның иҗатына 25 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов 1946 елның 1 маенда Татарстанның Азнакай районы Сукаеш авылында туа. Үзе “ без төшеп калганнардан түгел”, дип шаяртырга яратса да, үлем җәзасына хөкем ителгән әтисе янына Бөгелмә төрмәсенә барганда, ат чанасыннан төшеп кала ул.
Азнакай халкына Марсель Гарипов “ Мәңгелек мәхәббәт” китабы аркылы Мирсәй Гариф исеме астында танылган. Ул шушы китабында берничә елга сузылган мәхәббәт тарихын ачыкларга, элеге тарихның шагыйрь иҗатында әледән – әле үзенчәлекле гәүдәләнеп торуын күзәтергә алынган һәм бу мәсьәләне уңышлы чишеп чыккан. Ютазы районы Кызылъяр мәктәбендә башлангыч, Баулы мәктәбендә урта белем ала шагыйрь. Бик күп еллар Башкорстанда Октябрьск шәһәренең баш архитекторы булып эшли.
Лаеклы ялга чыккач Марсель Гарипов шәһәр һәм авыллар тарихын өйрәнә башлый, Туган җире — Азнакай турында китаплар нәшер итә. Октяыбрьск шәһәренең “Туган як”, Туймазының “ Ленин юлы” район газеталары, “ Татарстан яшьләрендә чыккан күләмле язмалары укучыларга яхшы таныш.
Динә Нәҗметдинова, Дамир Мөхәммәтханов