Кайгылы хәбәр. «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары, язучы, шагыйрь, милли хәрәкәт активисты Рәфикъ Юныс 77 яшендә вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме бүген, 20 гыйнварда, сәгать унда «Татмедиа» бинасында «Идел-пресс» полиграфия-нәшрият комплексы фойесында була. Рәфикъ Юныс туган авылы — Арча районының Кәче авылында җирләнәчәк. Мәрхүмнең туганарының, дусларының, хезмәттәшләренең, иҗатташларының тирән кайгысын уртаклашабыз.