Күренекле язучы Шәриф Камал исемендәге премия «Чәчмә әсәр» һәм «Тәрҗемә» номинацияләре буенча Татар китабы йортында тапшырылды. Безнең хәбәрчебез дә бүләкләү тантанасында булып кайтты.
Бәйге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры тарафыннан яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр арасында икенче тапкыр үткәрелде. Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә татар телендә кече һәм уртача күләмдәге проза әсәрләре иҗат иткән яки Шәриф Камал әсәрләренең инглиз, алман яки төрек телләренә тәрҗемә ясаган яшь авторлар дәгъва итте. Конкурсның максаты исә 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшь каләм ияләрен үстерүне күз уңында тота.
Татарстанның халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе
Конкурста катнашучыларга таныклыклар, диплом һәм төрле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләргә Татар китабы йортының икенче катында урнашкан Шәриф Камалның ядкарьләрен якыннан күрү мөмкинлеге дә бирелде.
Бу бәйгедә катнашучыларның әсәрләрен бәяләгәндә дә Шәриф Камалның киң колачлы иҗаты күз уңында тотылды. Ул кешеләргә булган позициясен бик анык белдергән шәхес.
Искәндәр Гыймалтдинов, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары