Кышның җылы булуы, язның иртә килүе тычканнарга үрчү өчен уңай шартлар тудырды. Алар үз ояларында кышны җиңел кичерде. Ә тычканнарның үрчүе кырлардагы һәм бакчачылык ширкәтләрендәге уңышка да зыян китерә. Өстәвенә, тычканнар төрле авырулар, шул исәптән тычкан бизгәген тарату чыганаклары да булып тора. Тукай районыннан әзерләнгән язма тычканнарга каршы көрәш чаралары турында.
Дача йортында тычканнар үрчемәсен өчен, Мансур Мөҗипов көзен почмак саен агу куеп калдырган. Хәзер капкынга эләккән тычканнарны барлый. Барлык саклану, гигиена чараларын да күрә. Көннәр җылыта башлагач, тычканнар инфекциясе таралмасын өчен дача йортын тиешенчә җыештырырга, химикатлар белән эшкәртергә кирәк. Шулай иткәндә генә төрле авырулар килеп чыкмаячак.
Мансур Мөҗипов: «май ае җиткәч,көннәр җылыткач, дача йортында дезинфекция уздырабыз. Суга хлор салып, юып чыгарабыз. Бу эшләрне битлек киеп эшлибез, чөнки тычкан бизгәге инфекциясе кеше сәламәтлегенә бик тә куркынычлы.»
Ел саен Чаллыда тычкан бизгәге белән 160ка якын кеше авырый. Йогышлы авыру һавадан тузан аша тарала. Аннан вакцина юк, шуңа күрә гигиена кагыйдәләре турында онытмаска кирәк, өйне җыештырганда, юганда, һичшиксез, кулларны, борынны, күзләрне сакларга кирәк.
Табиб-эпидемиолог Светлана Старикова: «әгәр сез дачада үлгән тычканнарны табасыз икән, аларны яланкул белән алырга ярамый, бармакча, бияләй киеп алырга һәм яндырырга, утильләштерергә кирәк. Шулай ук битлек кияргә кирәк».
Фаразлаулар буенча, быел тычканнар күбрәк булачак. Алар кышны җиңел кичерделәр, ә хәзер инде язгы кояшта тагын да тизрәк үрчиләр.
4 нче балалар экология-биология үзәге директоры Владимир Товма: «кышның җылы, шулай ук язның иртә килүе быел кимерүчеләрнең артуына китерде, аларга үрчү өчен уңайлы шартлар булды. Бакчачылык ширкәтләрендә тычканнар башка еллар белән чагыштырганда күбрәк булыр дип көтелә.»
Быел бакчачылык ширкәтләрендә тычканнар активрак булырга мөмкин. Март ахыры апрель башында еланнар тычканнарны аулауга керешәчәк. Чаллы янында һәм Тукай районы территориясендә күбрәк тузбаш һәм кара еланнар очрый.
Эльмира Гайнетдинова.