+7(843) 264-29-00
Казанда язгы ташуга әзерлек башланды. Коткаручылар су басу янаган бистәләрдә яшәүчеләрне куркынычсызлык чараларын күрергә чакыра.
Гадәттә язгы ташу апрель уртасыннан башлана иде, быел көннәр җылы тору сәбәпле ул март ахырында башланырга мөмкин. Якынча мәгълүматларга караганда, Казанда су басу зонасына 386 йорт эләгә, аларда 1100дән артык кеше яши. Кешеләрне язгы ташу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндиләр. Шул максаттан белгечләр инструктаж үткәрәләр, кирәкле мәгълүмат тупланган белешмәләр тараталар. Гражданнар куркыныч янаган очракта, экранда күрәтелгән телефон номерына мәрәҗәгать итә ала.