Синоптиклар Татарстанда һава температурасы атна ахырына кадәр көндез ноль градустан җылы булыр, дип фаразлый.
Язгы бозга ышанма, диләр. Бүген Иделдә боз аша ике елга кичүе туктатылды. Болар – Аракчино -Югары Ослан һәм Яшел Үзән – Түбән Вязовые юнәлешләрендә. Транспорт йөртүчеләрне маршрут сайлаганда игътибарлырак булырга, ә балыкчыларны бозга кермәскә өндиләр. Чаллыда балык тотарга яратучыларның карда йөри торган җайланмада яки машинада бозга керү очраклары теркәлгән. Бозда сак булыйк, югыйсә мондый сәәяхәтләр авыр фаҗигалар белән тәмамланырга мөмкин.