Татарстанда «Хәтер бакчасы» нда 400 меңгә якын үсенте утыртыла. Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калган солдатлар истәлегенә агач утырту буенча Халыкара акция башлана.
Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада сугыштан 378 мең кеше туган ягыбызга кире әйләнеп кайтмаган. Хәтер бакчасында шулкадәр агач утыртылырга тиеш. Хәтер бакчасы 4 мәйданчыкта – Питрәч районының Шигали авылы, Лаеш районының Тарлаш авылы янында, Дачный бистәсе һәм Биектау районының Каменка шифаханәсе янында барлыкка килә. Яфраклы агачлар, чыршы, нарат утыртыла. Әлеге чара 30 апрельгә билгеләнгән. Акция май аенда да дәвам итә, барлыгы бер миллион үсенте утырту күздә тотыла..