Татарстанда судагы балык тоту ятмәләрен җыю буенча Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Әлеге чара төнге сәгать өчтән алып караңгы төнгә кадәр Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында оештырылды. Акциядә катнашучылар балык күзәтчелеге хезмәткәрләре белән бергә, суга ташлап калдырылган ятмәләрне җыйдылар.
Нияз Әхмәтов дуслары белән браконьерлар суга куйган ятмәләрне Соболев авылы янында табып алган. Болар табылдыкның бик азы гына. Тәҗрибәле балыкчы законсыз балык тотучыларның ятмәләрне ешрак кайда куюларын белә.
Судагы ятмәләрне җыеп алуда балык күзәтчелеге хезмәткәрләре, тәҗрибәле балыкчылар, гади кешеләр катнашкан. Татарстан буенча йөздән артык кеше. Башта браконьерларның ятмә куйган урыннарын ачыклаганнар. Югары Ослан районы территориясендә генә дә берничә сәгать эчендә берничә хокук бозу очрагы теркәлгән.
Тиз йөрешле катерларда закон бозучыларны эзлиләр. Күп очракта браконьерларныэ эзләренә төшәләр.
Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында законсыз ятмәләрне җыю буенча Бөтенроссия акциясен үткәрделәр. Ике экипаж берничә сәгать эчендә 10 километр озынлыгында браконьерлар челтәренә юлыкты.
Елизавета Жукова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.