Биш яшьлек Ясминә Насретдинова сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Кыз кан авыруы — лимфобласт лейкозы белән чирли. Химиотерапия курсын да узган, сөяк миен дә күчереп утыртканнар. Тик авыруы көчәя генә. Яман шеш күзәнәкләре тиз тарала. Кызга Төркия табиблары ярдәм итә ала. Дәвалау өчен шактый акча кирәк.
Сабый соңгы ике аен бокста үткәргән. Менә бу кадрларны Ясминәнең әнисе шунда төшереп алган. Аның янына табибларны гына кертәләр. Инфекция йоктыру баланың хәлен тагын да авырайтырга мөмкин.
Кызга сөяк миен күчереп утыртканнан соң, хәле яхшырыр дип өметләнгәннәр. Башта донор күзәнәкләре үсеш ала, хәле җиңеләя. Тик өч айдан соң тән температурасы күтәрелә, кабат химия терапеясе курсын уза.
Кызга Төркия клиникасында ярдәм итәргә, кабат сөяк миен күчереп утыртырга җыеналар. Өмет бар тик, тик операция ясау, тиешле препаратларны сатып алу өчен 11 миллион сум акча кирәк.
Операция ясау өчен ике миллион сумнан артык акча җыйганнар. Хәзер табиблар сабыйның хәлен яхшыртырга тырыша. Шуннан соң Төркиягә очарга мөмкин. Дөрес, баланы клиникага илтеп куюның тагын бер проблемасы бар. Ул пассажир буларак бара алмый. Чит илгә илтү өчен дә шактый акча кирәк булачак. Безнең уртак ярдәмнән башка гаилә бу проблеманы да хәл итә алмый. Шуңа күрә иганәчеләр ярдәменә өмет итәләр.
Ралина Абрамова, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.
Реквизиты для оказания помощи
22 02 2007 3152 5588 мама Миляуша Фанисовна Н., карта привязана к номеру 8-929-722-2408
4276 6200 1208 4301 папа Ирек Мухарамович Н., карта привязана к номеру 8-937-282-7112
В назначении платежа / перевода указать что это «благотворительное пожертвование»