Cтудентларга социаль стипендияләр түләү, белем бирү һәм туклану шартлары турында социологик сораштыру нәтиҗәләре,балалар бакчалары хезмәткәрләренең хезмәт хокукларын тәэмин итү буенча тәкъдимнәр. Бу мәсьәләләр Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзаларының игътибар үзәгендә булды.
Үзләренең чираттагы утырышында алар гамәлдәге федераль законнарга берничә тәкъдим кертү буенча фикер алышты. Районнарның яшь вәкилләрен Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлык һәм Татарстан Президенты Аппараты белгечләре тыңлады. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова яшь парламентарийларның активлыгына югары бәя бирде. Аның фикеренчә, кайбер тәкъдимнәр өлкәннәр парламенты утырышларында да фикер алышуга лаек.