Чаллы укучысы «21 гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсында беренче урынны яулады. Камилә Юнысова шәһәрдә туристларны җәлеп итү буенча «Яшьләр урыннары» проектын тәкъдим итте. Бәйге Курский шәһәрендә узды. 78-нче номерлы лицей укучысы ничек итеп 21 гасыр лидеры булды? Тулырак киләсе сюжетта.
Камилә Юнысова беркайчан да конкурста катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмый. Аңа җәмәгать эшләрендә катнашу, яшьләр белән эшләү ошый. Быел Камилә «21 гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсында үз көчен сынап карарга булган. Ул «Яшьләр урыннары» проектын тәкъдим итте. Аның эшенең асылы — шәһәргә яшь туристларны җәлеп итү.
Чаллы укучысы беренче урынны яулады. Җиңү көтелмәгән булды, ди Камилә. Озакка сузылган , йокысыз төннәр бушка булмаган. Кыз моңа сөенеп туя алмый.
Хәзер Камилә Чаллы укучылары белән тәҗрибә уртаклаша , киләсе бәйгедә катнашучыларга серләрен ача. Киләсе бәйгенең шәһәр этабы бик тиздән февраль ахырында узарга тиеш. Чаллыда “21 гасыр лидеры » конкурсы 2003 елдан бирле үткәрелә.
Лилия Гатина. Татарстан яңалыклары, Чаллы.