Буада яшьләр проектлары форумы үтте. Яңа проектларның креатив, заманча һәм яшьләргә кирәкле булуы төп шарт итеп куелды.
Тимур Наумов үз проектын озак әзерләгән.Төрле милләтләр яшәгән районда халык ашлары фестивален уздыру кызыклы булыр иде дигән фикергә килгән. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында төрле милләтләрне үзара якынайтуда бу бик мөһим.
Форумда 13 команда үз проектын тәкъдим итте. Проектларга куелган төп шарт — алар шәһәр һәм район мәнфәгатьләрен истә тотып, үсешкә юнәлдерелергә тиеш.
Буа укучылары инициативасын республиканың яшьләр эшләре министрлыгы да хуплаган. Шундый форумнар республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә уза. Иң яхшы проектларны республика күләменә чыгарырга җыеналар.
Иң яхшы проектларны сайлап, киләчәктә республика дәрәҗәсендә тәкъдим итәргә җыеналар. Ә җиңүчеләр җәй көнне билгелә була. Төп бүләк — проектны гамәлгә ашыруны финанслау.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.