Республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында Татарстанның яшьләр сәясәтенең киләчәге турында фикер алыштылар.
Көн тәртибендә-татарстанлылар үзләре сайлый алган министрлыкның өстенлекле максатларын һәм бурычларын раслау мәсьәләсе иде. Бөтенхалык тавыш бирүендә яшьләрнең укудан буш вакытларында эшкә урнашуын тәэмин итү бурычы да тора. Мөһим мәсьәләләр арасында шулай ук яшүсмерләрне социальләштерү һәм тормыышта үз урыннарын табарга, яшь гаиләләргә ярдәм итү дә бар. Интернет челтәрендә яшьләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау мәсьәләләре дә җайга салуны таләп итә. Яшьләргә психологик ярдәм күрсәтүгә дә аерым игътибар бирелде.