Бәшир Рәмиев исемендәге айти паркта респбуликаның яшләр эшләре министрылыгың коллегиясе узды. Аның эшендә респбулика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Быелдан Татарстан Республикасы авыл яшьләре» ярдәмче программасын финанслау 23,4 млн сумга артты. Бу хакта ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
Искәртәбез, узган ел Република Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә эшне көчәйтү башлангычын хуплады.. Ел дәвамында Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе белән берлектә яңа ярдәмче программа төзеделәр.Ул республика агросәнәгать тармагы өчен актуаль бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән: авыл хуҗалыгы һәм эшче һөнәрләренең абруен күтәрү, яшьләр арасында авыл тормышын популярлаштыру, яшьләр эшкуарлыгын үстерү өчен укыту семинарлары уздыру, авыл яшьләренең икътисадый һәм социаль активлыгын арттыруны күздә тота.