Фәнни – гамәли конференция югары уку йортларында гына түгел, мәктәп кысаларында да россиякүләмендә үткәрелә торган чарага әйләнде. Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясендә “Үз халкын данга күмгән татарлар” VII Бөтенроссия төбәкара фәнни – гамәли конференция узды. Конференция эшендә Ләлә Зәйнуллина катнашты.
Бүгенге конференциянең максаты күренекле татарлар иҗатын, мирасын өйрәнү. Бу белем йортында яшь буынны тарихыбызга ихтирамлы итеп тәрбияләргә тырышалар. Мәктәп эчендә эшләп килгән музейлар берничә чорны күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Алар “Россиядә ел мәктәбе” бәйгесе лауреаты, “Мәгариф” илкүләм проекты җиңүчесе, “Татарстанның иң яхшы мәктәпләре” конкурсы лауреаты.
Быел укучылардан 200 иҗади хезмәт тәкъдим ителгән. Эшләр читтән торып та бәяләнгән. Катнашучыларның географиясе ел саен киңәя. Пенза, Пермь, Түбән Тагил шәһәрләреннән, Чуваш Республикасын, Удмуртиядән, Саха(Якутия) Республикасыннан, Казанның “Адымнар” күптелле мәктәбеннән укучылар һәм педагоглар бар. Әмма илдәге вәзгыять сәбәпле конференциягә зом платформасы аша онлайн кушылдылар.
Яшел Үзән районы мәктәпләреннән берничә ел рәттән катнашучылар бар.
Шушы гимназиянең 8нче сыйныф укучысы Мәликә Гаязова бүгенге конференцияда өч номинацияда чыгыш ясады.
Укучыларның чыгышларын Казан федераль университеты галимнәре, аспирантлар, иҗтимагый оешма вәкилләре бәяләде.Чыгыш ясаучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.