Яшел Үзәндә «Үз халкын данлаган татарлар» төбәкара фәнни – гамәли конференциясе узды. Иҗади һәм фәнни чарадан Мөршидә Җиһан репортажы.
Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясендә «Күренекле татарлар» музее эшли. Нәкъ шушы музей тәэсирендә оештырла башлаган да инде әлеге конференция.
Конференциядә катнашучылар күренекле татарлар тормышын, аларның иҗатын, мирасын тирәнтен өйрәнеп фәнни чыгышлар әзерләгән. Шулай ук иҗади өлеше дә бик нәтиҗәле узды.
Үз төбәгеңдә үскән шәхесләр аша укучыларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү иң үтемлесе ди, балаларны әзерләүче укытучылар.
Фәнни –гамәли чараның елдан-ел герографиясе дә киңәя дип белдерде даими жюри әгъзасы, үзе дә гомер буе укытучы булып эшләгән Мәдинә Әдиятуллина.
Балалалар горурланып үзләре иҗат иткәнен дә, дәү әниләре язып биргән шигырьләрен дә сөйләде.
Гимназиядә күпмәдәниятле белем бирү өстенлекле юнәлеш.
Фәнни-гамәли конференцияне оештыруда гимназиядән тыш Җирле мәгариф идарәсе һәм Россиядә Юнеско мәктәпләре челтәре оешмасы катнашты. Уңышлы чыгыш ясаучыларның барысына да төрле дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.