Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Люция Зиннәтуллина гомер буе шәфкать туташы булып эшли. Ә күңелендә беркайчан дә шигырь уты сүнми. Шагыйрә җанлы Люция Зиннәтуллина язмышы белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан таныштырыр.
Күңеле тулы матурлык булган кеше генә чәчәкләр телен аңлый күрәсең. Люция Зиннәтуллина да тормышка гашыйк кеше.
Март ае җиттеме бакча эшләренә чума. Әнә шулай берсеннән берсе матур чәчәкләр дә яшелчә дә җиләк җимеш тә үстерә. Мин табигать баласы, җир баласы ди.
Җирдә туып -үскән кешенең туган ягы әлбәттә авылда булуы да табигый. Люция Зиннәтуллина Апас районының Тутай авылыннан. Тарихи истәлекләрдән мәгълүм булганча әлеге авылга еш кына композитор Сара Садыйкова кайтып йөргән.
Люция апа ире Мансур белән ике бала тәрбияләп үстерә.
Альберт һәм Альбина. Аларның хәзер үз гаиләләре. Люция апа оныклар тәрбияләргә булыша. Ә алар дүртәү. Барысы да шушы зур йортта бер гаилә булып яшиләр. Кунакка ахири дуслары да килә .
Гомер буе бергә эшләсәк тә шигырь язганын белмәгән идем . Бер вакыт укып күрсәтте дә шаккатым ди дусты Розалия.
Шагыйрә түгел , шәфкать туташы булырган язган икән аңа язмыш. Сара Садыйкова оештырган концертта булачак ирен очратып , гомумән чит-ят җирләргә дә китеп бара.
Ул аларны китап бастыру өчен түгел , күңел кушканга яза. Аннан иң якыннары белән уртаклаша. Чәчәкләр телен аңлаган кеше шигъри җанлы була күрәсең.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары