Яшел Үзән шәһәрендә елдан-ел иман йортлары арта. Әмма мөселман өммәтенә аеруча беренче Җәмигъ мәчет кадерле. Халык телендә аны Тарихи мәчет дип йөртәләр. Шушы көннәрдә әлеге тарихи мәчетттә укытучылар, остазлар җыеп ифтар ашы үткәрелде. Яшел Үзәннән Мөршидә Җиһан репортажы.
Мөселманнарда ифтарга чиратлап бәйрәм табыны әзерләү һәм ураза тотучыларны сыйлау гадәте күптәннән яшәп килә. Бу үзе бер ямьле, җылы очрашу. Яшел Үзән шәһәренең тарихи мәчетендә дә рамазан ае буе авыз ачтыру мәҗлесләре үтте. Әлеге ифтарга укытучылар чакырылган.
Табын янында утыручы мөгаллимнәр төрле, фидакарь хезмәтек өчен зур бәя алучылар да бар. Әлкег ифтарны уздыруны башлап йөргән Әлфия Мирхәйдәрова да Татарстанның атказанган укытучысы. Укытучыларга, остазларга барыбыз да рәхмәтле.
Әлеге мәчет “Изге әманәт” бәйгесендә “Балалар өчен татар телле проектларны тормышка ашыручы иң яхшы мәчет” номинациясендә җиңүче булган.“Укытучылар һәм остазлар елы”на багышланган чаралар бихисап. Әмма монысы аеруча якын дип белдерде мәгариф министрлыгы вәкиле. Киләчәк балалар кулында дибез икән, бүгеннән үк әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәту зарур. Ә ул нигездә укытучылар һәм ислам тәрбиясе аша сеңдерелә.
Мөршидә Җиһан, Альбер Сафиуллин Татарстан яңалыклары.