Яшел Үзәндәге мебель фабрикасы Франция компаниясенең танылган төзелеш гипермаркеты өчен җиһазлар җитештерә. Җитештерү процессын республика икътисад министрына күрсәттеләр. Мидхәт Шаһиәхмәтов Яшел Үзәннең башка предприятиеләрендә дә булды.
Аш-су бүлмәсе җыелмалары, балалар җиһазлары, төрле формадагы урындыклар. Идел буе фанер-җиһаз комбинаты соңгы елларда иң зур чит ил ритейлерларының берсе белән актив эшләде. Элемтәләр өзелгәч, амашка башка чит ил фирмасын таба. Илдә бик күп сәүдә үзәкләре бар.
Партнерны алыштыру белән бергә, чит ил фурнитурасын, лак һәм буяуларны да алмаштыралар.
Җитештерүдә туктап торулар яки кыскартулар да юк. Үрнәк алырлык мисаллар бар. Янәшәдәге Горький исемендәге суднолар төзү заводы шундый режимда 2014 елдан бирле уңышлы эшли.
Корабль төзүчеләренең заказчылары чит илләрдә дә, Россиядә дә — Калининградтан алып Ерак Көнчыгышка кадәр, Татарстанда да бар. Яшел Үзәндә республикада икенче Идел аша күпер салу өчен конструкцияләр әзерлиләр.
Ә монысы хәрби заказларны үтәүче цех. Янәшәдә тиз йөрешле Метеорлар эшләп чыгарыла.
Заказчыларның сыйфат таләпләрен дә Яшел Үзән судно төзүчеләре уңышлы үти.
Предприятиедә эшләр күп, завод тагын бер мең хезмәткәрне эшкә алырга әзер.
Юкка гына сәнәгать флагманнары кече һәм урта бизнес предприятиеләренә дә эш бирмәгән. Яшел Үзән районында да шулай.
Татарстанда хәзер барлыгы 59 федераль һәм 314 республика дәрәҗәсендәге система барлыкка китерүче предприятие бар. Барысы да импортны алыштыру режимында эшли.
Инна Данилова, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.