Яшел Үзәндә проектлана һәм төзелә торган «Чайка» елга теплоходы нигезендә диңгез корабльләре дә эшләнәчәк. Бу хакта «Ак Барс „суднолар төзү корпорациясе“ АҖ генераль директоры Ренат Мистахов белдерде.
«Бу залда без төрле билгеләнештәге хәрби корабларга берничә тапкыр нигез салдык. Ә бүген без инновацион техника салабыз. Вакытлар узу белән бу нигездә диңгез кораблары да төзеләчәк», — диде ул.Россиядә сыекландырылган табигый газда елга теплоходы быел ук әзер булачак, дип ышандырды Мистахов.
Ягулыкның альтернатив төрләрен куллану мәсьәләләре бик актуаль. Россия бу яңа чакыруларның авангардында булырга тиеш, дип ассызыклады суднога нигез салу тантанасында РФ Транспорт министрлыгының диңгез һәм елга транспорты өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры Юрий Костин.
«Нәкъ менә Татарстан Республикасының, аның гореф-гадәтләре, көчле судно төзелеше предприятиеләре белән „Газпром“ компаниясе белән берлектә, әлеге инновацион судноны төзү инициаторы булуы символик мәгънәгә ия. Россия Транспорт министрлыгы әлеге проектны гамәлгә ашыруны хуплый», — диде Костин.
Елга судноларында табигый газны куллануның максатка ярашлылыгы аның иң яхшы экологик характеристикалары, двигательләрнең аз бәясе һәм тузуы түбәнәюе белән билгеләнә.