Яшел Үзән заводында берьюлы ике судноны суга төшерү тантанасы узды. Патруль корабльгә Россиянең Хәрби-диңгез флоты башлыгы боерыгы белән «Виктор Великий» исеме бирелде. Аның бурычы — территориаль суларны саклау, диңгез һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү. Шулай ук бу корабль экологик мониторинг үткәрергә, корабльләрне, хәрби-диңгез базаларын сакларга, сугыш вакытында дошман һөҗүме турында кисәтергә мөмкин. Икенче судно — «Тайфун» исемен алган кече ракета корабле. Аны өченче ранг корабльләренә кертәләр, аларны якындагы диңгез зонасында хәрби хәрәкәтләр алып бару һәм тыныч вакытта бурычларын үтәүдә катнашу.