Сәламәтлеккә һәрдаим игатибарлы булырга кирәк. Күпчелек кеше табибка чир бары тик нык борчый башлагач кына мөрәҗәгать итә. Медицинада профилактика хәзерге вакытта әйдәп баручы юнәлеш булып тора. Диспансерлаштыруның төп максаты – авыруларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау. Теманы Яшел Үзән раойныннан Айгөл Гатауллина дәвам итә.
Лилия Майоровага диспансеризация узу инде таныш — ул ел саен анализлар тапшыра һәм организмын тикшерә. 74 яшендә үзен бик яхшы хис итә, сәламәтлегенә игътибарлы.
Тикшерү узу өчен ОМС полисы һәм паспорт кына кирәк. Беренче этапта кеше анкета тутыра, кан басымын үлчиләр, ЭКГ ясыйлар, холестерин, глюкоза дәрәҗәсен билгеләү өчен һәм гомумән, кан анализы алалар. Анализлар нәтиҗәләре буенча икенче этапта үпкә рентгенографиясе, компьютер томографиясе, колоноскопия, шулай ук белгечләргә консультацияләр билгеләнергә мөмкин. Табиблар даими диспансеризация узарга киңәш итә: 40 яшькә кадәр — өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән соң-ел саен.
Йөрәк — кан тамырлары авырулары һәм яман шешләр ешрак ачыклана. 2024нче елның беренче яртыеллыгында 3000нән артык кеше диспансеризация узган, аларның алтысында төрле стадияләрдә яман шеш табылган. Һәм бу өченче поликлиника статистикасы гына. Ихтимал катлаулануларның тоткыны булмас өчен, поликлиникага алдан мөрәҗәгать итәргә һәм үз сәламәтлегеңне тиз, гади һәм бушлай тикшерергә кирәк.
Айгөл Гатауллина, Людмила Денисова, Андрей Лопатников, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.