Татарстанда массакүләм спорт һәм мәдәният үсешенә зур игътибар бирелә. Барлык районнарда яңа медицина объектлары төзелә. Яшел Үзән районының Татар Танае авылында заманча Фельдшер-акушерлык пункты нәтиҗәле эшли. Мәдәният сараена капиталь ремонт тәмамланып килә. Коронавирус пандемиясе белән бәйле тыюлар йомшартылгач, спорт мәйданчыгында шөгыльләнүчеләр дә арткан.
Кан басымы үзгәрсә, Хәлим Идиятуллин фельдшерлык пунктына ашыга. Ә фельдшер Илсөяр Уразова аңа тизрәк ярдәмгә ашыга.
Хәлим Идиятуллин: «Кан басымын, тән температурасын үлчи. Нинди дарулар кабул итәргә дип киңәшләрен бирә. Бик ярдәмчел, булыша.»
Авыруларның хәле начараеп, пунктка үзләре килә алмаса, шәфкать туташы тизрәк ярдәмгә ашыга. Үзе дә Татар Танае ав ылында яши.
Татар Танае авылы фельдшеры Илсөяр Уразова: «Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында йөрим. Кемгә — нинди дарулар кирә, китереп тә бирәм. Каты авыруларга участок терапевтын яки ашыгыч ярдәм чакыртабыз.»
Татар Танай авылында яңа фельшерлык пуекты 2015 елда ачыла. Татарстанда дәвалау учреждениеләрен шәһәрләрдә дә, авылларда да яңарту буенча планлы эш алып барыла. Болар барысы да республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшләнә. Кешеләр сәламәтлегеннән дә кадерлерәк нәрсә юк.
Август ахырына Татар Танае авылында яңартылган мәдәният сарае ачыла. Капиталь төзекләндерүгә республика программасы буенча 14 млн.сум бирелгән.
Яшел Үзән районы Мамадыш Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин: «Төп эшләр тышкы якта башкарылды, нигезе яңартылды.. Җылыту системасы белән идәннәр барысы да алыштырылды.»
Гади генә авылда барлык шартлары да булган спорт мәйданчыгы үзенә тартып тора. Тренажер зонасында балалар шөгыльләнә, көч җыялар. Футбол уйныйлар, физик әзерлекләрен ныгыталар.
Татар Танае урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Венера Гарипова: «Мин көн саен балаларның монда уйнавына сөенәм. Алар спортны ярата, сәламәт, физик яктан көчле булып үсәләр.»
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы биш меңнән артык спорт объекты нәтиҗәле эшли. Һәр районда һәм шәһәрдә йөзү бассейннары, спорт заллары, чаңгы базалары, ГТО нормаларын тапшыру өчен мәйданчыклар бар. Безнең республика спорт инфраструктурасы белән тәэмин ителеш ягыннан лидер. 95 меңгә якын бала даими спорт белән шөгыльләнә.
Инна Данилова, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.