Яшел Үзән районының кайбер торак пунктларында карантин кертелде. Кош гриппы учагын Зур Ключи авылындагы кошчылык фабрикасында таптылар. Кош гриппы чыганагын тиз арада бетерү өчен ашыгыч чаралар күрелә. Предприятиедә ике йөз меңгә якын күркә юк ителәчәк. Ябык кошчылык фабрикасы территориясенә йогыш ничек үтеп кергән? Хәбәрчебез ачыклады.
Кошчылык предприятиесенең бушап калган ангарларында техника гөрелтесе генә ишетелеп тора. Эшчеләр кош гриппының үтеп керүенә әле дә ышанмый. Чираттагы эш иртәсе кошларның баш санын тикшерүдән түгел, ә аларны юкка чыгару белән башланган. Кошчылык фабрикасында кош гриппы йогышы барлыгы ачыкланган.
Кошчылык предприятиесе территориясендә карантин кертелде. Чит кешеләрне эчкә үткәрмиләр, бары тик ветеринария хезмәткәрләре генә эшли. Яшел Үзән районының дистәләгән авылы кош гриппы таралу куркынычы астында кала. Барысы да предприятиегә якын урында урнашкан.
Кара төтен өермәсе бөтен авыл буйлап тарала. Күркәләрне юк итәләр, яндыралар. Кош гриппы таралу куркынычы булу сәбәпле, 175 меңнән артык күркә юк ителә. Фермерлар әйтүенчә, кошлар бер атна элек үлә башлаган. Йогыш янәшәдәге күлдәге кыргый үрдәкләрдән күчкән диләр.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин:
Гриппның таралуын булдырмау өчен – күркәләрне юк итеп, яндырылгач, ангарларны дезинфекциялиләр. Ветеринария белгечләре кош гриппы таралмасын, зур югалтулар булмасын өчен, кошларны ябык урыннарда ныклы контрольдә тотарга кирәк, дип кисәтә.»
Айнур Вәлиәхмәтов, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.