Яшел Үзән районында төзелгән «Татар авылына сәяхәт. Каюм Насыйри мирасын саклау» проекты Россия Президенты гранты хисабына киңәйтеләчәк. Биредә башкарылачак эшләр турында тулырак киләсе язмада.
Туристлык маршруты атаклы татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри белән бәйле Кече Шырдан һәм Олы Ачасыр авылларындагы урыннар аша уза. Быел Каюм Насыйриның тууына 195 ел тулды. Башта проект авторлары Кече Шырданда җәяүлеләр маршруты төзеде һәм Олы Ачасырда Каюм Насыйри исемендәге музейда һөнәрчеләр остаханәсен оештырды. Маршрут сәяхәтчеләрдә уңай тәэсирләр калдырды.
Хәзер Президент грантлары фонды проектка 500 мең сумга якын акча бүлеп бирәчәк. Алар ярдәмендә инициативаны яңа дәрәҗәгә чыгару күздә тотыла. Кече Шырдан авылында китапханә ачу планлаштырыла, ул бер үк вакытта мәгърифәтче музее да булачак. Бу экскурсия маршрутын киңәйтергә һәм җирле мәдәният учреждениесен яңартырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, инициатива авторлары туку, эрләү, бәйләү һәм чигү остаханәләренә өстәмә рәвештә «Дару үләннәре дөньясына сәяхәт» дигән программа оештырырга ниятли. Җирле халык дару үләннәрен җыячак һәм үлән чәе өчен тартмалар әзерләячәк. Ә туристлар өчен мәгърифәтче рецепты буенча чәй әзерләү буенча интерактив дәресләр каралган. Моның өчен Каюм Насыйри исемендәге Архитектура-этнография музее бакчасында табын урыны төзергә кирәк. Яңа юнәлеш авыл мәктәбе эшчәнлегендә дә кулланыш табар дип көтелә.