Татарстанда кош гриппының куркыныч учагын ачыклап, барлык кошларны юкка чыгардылар. Яшел Үзән районындагы кошчылык фабрикаларының берсендә гриппның куркыныч штаммы ачыкланган. Бәхеткә, бу күнегүләр генә иде. Җитди сынауда җаваплы оешмаларның куркыныч хәлләргә әзерлеген тикшерделәр.
Иртәнге якта «Луч» кошчылык фабрикасында кош гриппы йогышы ачыкланды.
Зарарлану зонасында катгый чаралар күрелде. Комиссиянең уртак карары буенча карантин кертелде.
Кошчылык фабрикасына шунда ук ветеринария, санитария-эпидемиология станцияләре бригадалары килде. Лаборатор тикшерүләргә анализлар алынды.
Белгечләр барлык кошларның үлемен раслады. Аларны шунда ук махсус мичләрдә яндырдылар. Кош гриппы учагын бетерү буенча сынаулар шулай узды. Бу күршеләр — Татарстан, Чувашия, Марий Эл республикаларының уртак өйрәнүләре.
Бу күнегүләр генә, тик һәрвакыт уяу булырга кирәк. Ике ел элек Яшел Үзәндә кош гриппы йогышы сәбәпле, барлык кошларны юкка чыгарганнар инде.
Гүзәл Зәйнакова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.