Нәкь менә балалар арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагын кисәтү өчен июньнән октябрьгә кадәр Татарстанда “Яшел сигналга сәяхәт” дигән юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы шигырь hәм хикәяләр конкурсы уздырыла. Гаризалар 1 июньнән кабул ителә башлый. Юлларда үзеңне имин тоту кагыйдәләрен үтәү тематикасын чагылдыручы һәм аларны үтәүне пропагандалаучы эшләр ике номинациядә кабул ителә: «Яшь җәяүленең дуслары» — әкият яки фэнтэзи жанрында һәм «Могҗизалы юллар» номинациясендә мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен проза жанрында. Һәр номинациядә жюри өч җиңүчене билгели. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны акчалата бүләкләр көтә. Бүләкләү октябрь ахырында булачак.